28 октябрь 2019 яңалыклары
-
«Әдәби марафон» проекты Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды
Проект кураторы Раил Гатауллин Россия халыклары Ассамблеясы бүләген алды.
-
Азнакайның 8 нче урта мәктәбендә герой якташыбыз Альберт Шәйхетдиновны искә алдылар (ФОТО)
Герой якташларыбыз арасында Альберт Шәйхетдинов исеме дә якты маяк булып яна. Хәрби диңгез флотында хезмәте вакытында, корабта янгын чыгып, ул үз гомере бәрәбәренә 110 хезмәттәшен үлемнән алып кала һәм хәрби корабны коткара. Һәлак булганнан соң әлеге батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
-
Азнакайда грант алган укытучылар форумы узды (ФОТО)
2019 елда районыбыздан 20 педагог Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы грантына ия булды.
-
КФУның «Ана Теле» онлайн мәктәбе «Төп сүз» Бөтенроссия премиясенә лаек булды
Милләтләр эшләре Федераль агентлыгы «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» форумында «Төп сүз» III бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләделәр.