Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда капиталь ремонттан соң “Тиремкәй” балалар бакчасы ачылды (ФОТО)

Республика программасы нигезендә ел саен районыбызда 4 балалар бакчасы капиталь ремонтлана. Алар бер-бер артлы нәниләрне кабул итәләр. 6 сентябрьдә Азнакай шәһәренең 2 нче “Тиремкәй” балалар бакчасында да зур бәйрәм узды.

Кунакларны бина ерактан ук якты төсләре белән балкып, бизәлеп каршы алды. Коллективның, әти-әниләрнең һәм балаларның шатлыгын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, шефлык итүче оешма – автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Равил Гинатуллин уртаклашты.

Былтыр шефлары ярдәмендә бинаны һәм территорияне төзекләндерү, бизәү буенча биредә күп эшләр башкарылды, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы шәһәрчеге ачылды.

– Республика, район җитәкчеләренә, шефларыбызга, депутатыбыз Рөстәм Мөхәммәдиевкә ярдәмнәре өчен, сыйфатлы итеп ремонт ясаган “Гарант” оешмасына рәхмәтебезне белдерәбез. Бакчабыз безне тагын 50 ел шатландырыр дип ышанабыз, – диде “Теремок” бакчасы мөдире Кристина Бахтиярова.

Ремонт эшләре барган өч ай дәвамында балалар да, әти-әниләр дә бакчаны бик сагынып өлгергәннәр.

– Шулкадәр матурланган, куанычыбыз эчебезгә сыймый! Элек тә яратып йөри идек, хәзер инде кайтасы да килмәс балаларның, – ди әти-әниләр комитеты рәисе Зөлфия Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев