Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда алдынгы укучыларга район башлыгы гранты тапшырылды

Азнакайда төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларга муниципаль район башлыгы гранты тапшырылды.

Тантанага мәктәп укучылары, ата-аналар һәм аларны зур җиңүләргә этәргән укытучылар да катнашты.

– Бишлегә генә уку һәм олимпиадада җиңү – ул зур хезмәт. Сез Азнакаебызның данын яклыйсыз, без сезнең белән горурланабыз. Балаларга үсәргә канат куйган ата-аналарга, тирән белем биргән укытучыларга аерым рәхмәтемне белдерәм. Алга таба һәрберегезгә уңышлар, яңа җиңүләр телим, –  диде Марсель Шәйдуллин укучыларга грантлар тапшырып.

Быелгы уку елында төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында катнашып, 34 укучы җиңүгә ирешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев