Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай укучылары финанс нигезләренә төшенәләр

1 декабрьдә мәктәптә Татарстан Республикасы буенча Милли банк эксперты Андрей Крючков Азнакай шәһәренең 8-10 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Ул гражданнардан керә торган мөрәҗәгатьләр, акчаның кыйммәте, үз бюджетыңны формалаштыру һәм контрольдә тоту мөһимлеге турында сөйләде, "финанс гигиенасы" кагыйдәләре белән таныштырды. Азнакай 1 нче урта мәктәбе "Финанс белеме нигезләре" программасын тормышка...

1 декабрьдә мәктәптә Татарстан Республикасы буенча Милли банк эксперты Андрей Крючков Азнакай шәһәренең 8-10 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Ул гражданнардан керә торган мөрәҗәгатьләр, акчаның кыйммәте, үз бюджетыңны формалаштыру һәм контрольдә тоту мөһимлеге турында сөйләде, "финанс гигиенасы" кагыйдәләре белән таныштырды.

Азнакай 1 нче урта мәктәбе "Финанс белеме нигезләре" программасын тормышка ашыру буенча терәк мәктәпләре исемлегенә кертелгән. Биредә Россия Федерациясе Үзәк Банкы тарафыннан оештырыла торган электив курслар, он-лайн дәресләр, вебинарлар, финанс оешмалары вәкилләре белән очрашулар уза.

- Балалар - безнең булачак клиентлар һәм хезмәткәрләр. Киләчәктә клиентларыбыз белән үзара мөнәсәбәтләр бүген укучылар белән ничек эшләвебезгә бәйле, - диде Андрей Крючков.

"Укытучы-эксперт" Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын тормышка ашыру кысаларында мәктәптә электив курс алып баручы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Якупова белдерүенчә, укучылар дәресләргә теләп йөриләр, яңа финанс терминнарын, бизнеста уңышка ирешкән кешеләр тормышын өйрәнәләр, гаилә бюджетын анализлыйлар, үзләренең шәхси финанс планын төзеп карыйлар, вкладлар, кредитлар буенча процент ставкаларын анализлыйлар.

- Димәк безнең укучылар зур тормышка финанс яктан белемле булып аяк басачаклар. Бүгенге көндә бу бик мөһим, - ди мәктәп директоры Гүзәл Муллагалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары финанс нигезләренә төшенәләр