Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай шәһәренең “Алтынчәч” балалар бакчасы республика грантын отты

Азнакай шәһәренең 10 нчы “Алтынчәч” балалар бакчасы “Туган телдә балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы” республика бәйгесендә катнашып, 500 мең сумлык грант отты.

27 октябрьдә эксперт комиссиясе “Алтынчәч”тә булып, биредә эшнең системалы алып барылышын, балаларның татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен тикшергән иде.

“Без узган ел да республика бәйгесендә җиңеп, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына ия булдган идек. Аңа кирәкле җиһазлар алдык. Бакчабызда татар һәм рус телләрендә белем һәм тәрбия бирелә. Бакчага башка милләт балалары да яратып йөриләр һәм телләрне үзләштерәләр”, - ди балалар бакчасы мөдире Зилә Җәләева.

Быел “Алтынчәч” республика программасы буенча капиталь ремонт та кичерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев