18 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Азнакай телерадиокомпаниясе яңалыклары (эфир 18.11.2020)
Бүгенге чыгарылышта:
-
Тымытык мәктәбе укучыларына наркотиклар зыяны турында аңлаттылар
Районда наркоманиягә каршы көрәш балалар һәм яшьләр арасында эзлекле алып барыла.
-
Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!
Фәйзуллин Заһир Рашат улын юбилее белән котлыйбыз!
-
Азнакай шәһәренең “Алтынчәч” балалар бакчасы республика грантын отты
Азнакай шәһәренең 10 нчы “Алтынчәч” балалар бакчасы “Туган телдә балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы” республика бәйгесендә катнашып, 500 мең сумлык грант отты.
-
Азнакай интернат-йортында ислам динен өйрәнәләр
Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында "Иман, Өмет" түгәрәге актив эшли.
-
Азнакайның «Бердәм Россия» партиясе активистлары өлкәннәргә ярдәм күрсәтә
Азнакайның «Бердәм Россия» партиясе активистлары пенсиядәге ханымга коммуналь хезмәтләргә түләүдә һәм азык-төлек белән дарулар алып кайтуда ярдәм күрсәттеләр.
-
Азнакайда аварияләрдә һәлак булучыларны искә алдылар
Юл корбаннарын искә алу көне уңаеннан Азнакайда махсус чара оештырды.
-
Азнакайның яшь флористы “Яшь һөнәрманнар” төбәк чемпионатында катнаша
Әлеге чемпионатта ярышлар 238 компетенция буенча уза. Аның 95 ендә 16 яшь һәм аннан кечерәкләр көч сынаша.
-
Быел Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны ремонтлауга 8,2 млрд сум тотыла
Республикада барлыгы 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла.