Район предприятиеләре һәм оешмалары арасында узган үзешчән сәнгать смотр-конкурсында 16 хезмәт коллективы катнашкан.
Мәдәният йортында узган йомгаклау концертында иң яхшы номерлар чыгыш ясады.
Быел да гран-прины мәгариф идарәсе отты.
"Маяк" газетасы редакциясе һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре беренче тапкыр сәхнә тоттылар һәм алар "Ел ачышы" номинациясендә бүләкләнделәр. Редакциябезнең уңган кызлары кул эшләре күргәзмәсе буенча да дипломга лаек булдылар.
Җиңүчеләрне бүләкләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәр коллективка рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде.
"Азнакай халкы тырышып эшли дә, матур итеп җырлый да, бии дә белә" - диде ул.
Әлеге хакта тулырак газетабыздан укый аласыз.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев