Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Яңа Юл микрорайоны Сабан туенда мунча керделәр

Кичә Яңа Юл микрорайонында балалар Сабан туе гөрләде. 

Бәйрәмне оештыручы күпфункцияле үзәк коллективы балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы уеннар әзерләгәннәр иде. Аны үзәк директоры Алмаз Закиров бик күңелле итеп алып барды. Мәйдан кичкә кадәр уен-көлкедән тынмады. 

- Уенда катнашкан берәү дә бүләксез китмәде, балаларга да күчтәнәчләр әзерләдек. Бәйрәм бик күңелле, оешкан төстә үтте, - ди территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаров. 

Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату кебек милли уеннарга заманчалары да өстәлгән: Сабантуйда рәхәтләнеп себерке белән чабына-чабына мунча керделәр!

- Бәйрәмне шулкадәр матур итеп оештырганнар. Ул уеннарга бай булды. Балалар белән бергә без - өлкәннәр дә, рәхәтләнеп ял иттек, - ди Гамбәрия Тимиряева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев