Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» китабы пәйда булды

Китап нигезен тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр тәшкил итсә дә, материаллар гади һәм кызыклы тел белән язылган.

ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» китабы куелды. Әлеге басма укучыларны татар халкы тарихының төп вакыйгалары буйлап кызыклы экскурсиягә чакыра.

«Татар дөньясы» китабы нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынса да, андагы һәр материал укучылар өчен мавыктыргыч итеп язылган.  Басмада уникаль документлар һәм иллюстрацияләр, картографик материаллар, репродукцияләр һәм фотографияләр бихисап.

Китап дүрт бүлектән тора: «Тарих һәм хәзерге заман», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге тере иҗат». Басма аша татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга мөмкин. Ул киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.

Фото: 100tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев