Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

 Музейда “Татар Аргамагы”н хозур кылдык

Шәһәребезнең 2 нче террирториаль җирле үзидарәсе шушы җирлектә яшәүчеләр өчен төбәкне өйрәнү музеена сәяхәт оештырды.

Биредә ачылган “Татар Аргамагы” күргәзмәсе аеруча кызыксындырды. Ил, республика рәссамнарының атларга багышланган 79 картинасын бик рәхәтләнеп  хозур кылдык. Бу иҗат эшләренә сокланырлык та шул! Алар арасында якташыбыз Дамир Хафизовның да эшләрен күргәч, горурлану хисләре уянды. Өлкәннәребез музейның бер залыннан икенчесенә күчеп, район тарихы белән таныштылар. Музейның фәнни хезмәткәре Гөлфия Мостафина тарих белән таныштырып бик күп мәгълүматлар җиткерде. Бу сәяхәттән барыбыз да рухланып, яхшы тәэсирләр алып кайттык.

Гөлфия Шәрәфетдинова, 2 нче ТОС җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев