XXVI “Алтын каләм” республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә Азнакайның яшь журналистлары да катнашты.
Мәдәни үзәктә Лилия Баянова җитәкчелегендә эшләп килүче яшь журналистлар студиясенә йөрүчеләр 23-27 июльдә Лаеш районының “Волга” Яшьләр үзәгендә журналистка серләренә төшенделәр: биш көн дәвамында газетага текстлар яздылар, видеолар төшерделәр, мастер-классларда, пресс-конференцияләрдә катнаштылар, тәҗрибәле каләм ияләре кулы астында практик эшләр башкардылар, күп белем туплап кайттылар.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев