Әлмәт шәһәрендә узган Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” өченче Бөтенроссия фестиваль-конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан килгән 500дән артык яшь башкаручы арасында Шәвәлиев Амиль (укытучысы Ф.Әбсәләмова) – беренче дәрәҗә, Шакиров Әмин (укытучысы И.Шакирҗанова), Зиатдинов Рубис (укытучысы Ф.Әбсәләмова) – икенче дәрәҗә, Миннияров Динислам, Яхин Раян, Мөбарәкшин Камил (укытучылары Р.Әмирова) өченче дәрәҗә лауреат булдылар.
Нет комментариев