Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның үрнәк гаиләсе «Нечкәбил 2021» конкурсында җиңү яулады

25 сентябрь көнне «Нечкәбил-2021» республика конкурсы кысаларында үтүче Гаиләләр фестиваленең беренче көне узды.

 

Әлеге фестивальдә Татарстанның 19 муниципаль районыннан һәм Казан шәһәреннән 25 гаилә катнашачак. Гаиләләр үзләренең гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре, танышу һәм мәхәббәт тарихы турында сөйләячәкләр. Өч көнлек фестиваль  онлайн режимда узачак, гаиләләргә турыдан-туры социаль челтәрләргә тоташтырга мөмкинлек булачак. Конкурс биреме буенча «Искиткеч гаилә тормышы» дигән 5 минутлык видеопрезентация ясау мәҗбүри һәм башка төбәкләрдә яки илләрдә яшәүче туганнардан видео сәламнәр юллау каралган.

Фестивальнең беренче көнендә Татарстанның 9 гаиләсе катнашты, алар арасында Азнакай районыннан Хаҗиәхмәтовлар гаиләсе дә бар иде. Онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Хаҗиәхмәтовлар "Тамашачыларныж симпатиясе" номинациясендә җиңүче булдылар. Төп номинацияләр буенча конкурска нәтиҗәләр 2 һәм 9 октябрьдә ясалачак. Иң яхшы гаиләләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бүләкләү өчен чакырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев