Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайга концерт белән “Китап” радиосы килә

Пәнҗешәмбе көнне “Китап” радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны белән Азнакайга килә.

“Китап” радиосы республиканың берничә районында гөрләтеп концертлар уздырды. Ниһаять, безгә дә чират җитте: 28 июль көнне “Китап”чылар Азнакайга килә! 

Концертта татар эстрадасы артистлары – Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илшат Сафин, баянчы – Ильяс Шәрипов, алып баручы Лилия Кадыйрова чыгыш ясаячак.

Концерт Татарстан мәйданында уздырылачак.

Программада:

– 17.00 сәгатьтә “Җәйләр ямьле китап белән” әдәби мәйданчык эшли башлый. Биредә китап сөючеләр белән очрашу уздырыла;

– шагыйрьләр, хикәя, юмор осталары чыгышлары;

– концерт номерлары;

– хәбәрчеләрне һәм җирле язучылар, шагыйрьләрне бүләкләү;

– балалар һәм өлкәннәр өчен милли уеннар оештырылачак.

Шунда ук китап күргәзмәсе (аларны сатып алу мөмкинлеге дә булачак), аттракционнар һәм сәүдә нокталары да эшләячәк.

Рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачарга сез дә килегез!

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев