Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда әниләрне хөрмәтләделәр

Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап бәйрәм үтте.

Аны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбызның барлык әниләренә ихлас теләкләрен ирештерде, сәламәтлектә, бары тик балалар куанычын гына тоеп яшәүләрен теләде. Республиканың Хатын-кызлар советы бәйгеләрендә җиңүләр яулаган әниләрне котлады.Бәйрәмгә районның "Ак калфак", мәгариф идарәсе укучылар белән бергә әзерләгән хат-котлаулары таратылды. Җыр-биюле тантанага Казаннан якташларыбыз – сәхнә йолдызлары Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дә кайткан иде. Алар матур җырларын бүләк итте, социаль челтәрдә игълан телгән бәйгеләрендә җиңгән Азнакай ханымнарын бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев