Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда игелек бәйрәме үтте

Милли бәйрәмебезнең кайтавазлары булып җирлегебездә кече Сабантуйлар дәвам итә.

Бүген шундый күңелле очрашу районыбызның физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәре өчен оештырылды.

Шәһәребезнең Р.Ишкәев исемендәге паркында җәй могҗизасы хакимлек итте: хәтфә үләндә спорт бәйгеләре, мавыктыргыч уен-ярышлар, кул эшләре әйберләре ясауга өйрәткән мастер-класслар барды. Ә бу вакытта сәхнәдә районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәребез үзләренең җыр-биюләре белән күңеллләргә тагын да дәрт өстәделәр. Бәйрәм бүләксез, табынсыз була мени?! Аш-су осталары олысын-кечесен тәмле итеп сыйлады. Һәр елны бер яңалык кереп барган бу бәйрәм быел бүләкләргә аеруча бай булуы белән аерылып торды. Әйе, берәү дә аннан буш китмәде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинның үз кулыннан алган бу бүләкләр әле озак вакытлар файда итәр, өй түрендә кадерләп сакланыр. Район инвалидлар оешмасының иң активлары, башлангыч оешмалар лидерлары, спортта, сәнгатьтә, укуда уңышлар яулаган, иҗтимагый тормышта кайнаганнар, тәүге тапкыр мәктәпкә җыенган булачак беренчеләр, юбилярлар җитәкчеләр тарафыннан хөрмәтләнеп, бәйрәмдә катнашучыларның алкышларына күмелделәр.   

–Бүгенге матур да, истәлекле дә, кояшлы һәм игелеккә тулган бәйрәмне үткәрүдә районыбызның оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, “Татнефть” җәмгыяте үзләренең зур өлешен керттеләр. Районыбызның ярдәмгә, безнең кайгыртуга мохтаҗлары аларның ел әйләнә шулай игътибар үзәгендә. Бу изге гамәлләре өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткереп, үзләренә дә эшләрендә тагын да зурырак уңышларга ирешүләрен телибез! – диде Марсель Зөфәр улы.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев