Азнакай артистлары интернат-йортта яшәүчеләргә бүләк ясап, төрки халыкларның «Нәүрүз» бәйрәмен үткәрде.
Азнакайның Мәдәни үзәк артистлары Актүбә бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә бәйрәм бүләге ясап, бик матур концерт куйдылар.
Аларның һәр чыгышын биредә яшәүчеләр көчле алкышларга күмеп, яратып карадылар, хәтта үзләре кушылып җырладылар, биеделәр.
Нет комментариев