Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның 5 нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үтте

Азнакай шәһәренең 5 нче «Солнышко» балалар бакчасында татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, иң яхшы традицияләрен саклау һәм үстерү буенча юнәлешле эш алып барыла.

Бакчада татар халкының «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Карга боткасы», «Сабантуй», «Каз өмәсе» һәм башка милли бәйрәмнәре һәрчак зурлап уздырыла. Мондый чаралар милләтебезгә, тарихыбызга, телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә, балаларда милли тойгылар, әхлак тәрбиясе уятуга ярдәм итә, гореф-гадәтләребезне сакларга һәм үстерүгә булыша. 

Шушы көннәрдә балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме -  «Нәүрүз» үткәрелде. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул 21 нче март көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бакчабызда узган Нәүрүз бәйрәмендә дә балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, татар халык биюләрен башкардылар, уеннар уйнадылар. Балалар бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикәнең күчтәнәче — тәмле коймак белән сыйландылар. Бүгенге бәйрәмнең гүзәл мизгелләре балалар күңелендә озак сакланыр дип ышанып калабыз.


Гөлсирена Вилданова, 5 нче «Солнышко»
балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев