Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда креатив чаналар фестивале узды

Райондашларыбызның көтеп алган «Чанафест — 2024» фестивален уздырырга көннәрнең салкын булуы да киртә булмады.

Шимбә көнне Р. Ишкәев исемендәге ял паркына авыл җирлекләреннән, Актүбә бистәсеннән, район оешма-предприятиеләреннән, мәктәпләрдән 38 команда килде һәм үзләренең үзенчәлекле чаналарын тәкъдим иттеләр.

Һәрбер команда әлеге чарага ныклап әзерләнгән, иҗади якын килгән. Берләре таудан — «кораб» та, икенчеләре — Убырлы карчык мичкәсендә, өченчеләре «Самовар» янында чәйләр эчә-эчә шуып төштеләр.

Бәйрәм чарасын Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән тәбрик итте.

— «ЧанаФест» фестивале Яңа ел бәйрәмнәрендә ел саен уздырыла торган күңелле традициягә әйләнде. Барлык командалар да чарага тырышып әзерләнгәннәр, аларга зур рәхмәтемне белдерәм һәм уңышлар телим, — диде ул.

Командалар чаналарын үзенчәлекле итеп бизәп кенә калмаганнар, тау шуар алдыннан алар үз чаналарын кечкенә генә театраль күренешләр белән якладылар да. Конкурс таләпләре бик катгый булды. Чананы матур итеп ясау бер хәл, аның белән җилдән җитез шуарга да, ераккарак арага шуып төшәргә дә кирәк иде. Ярты юлда туктап калырга, егылып ятарга язмасын тагы.

Чаналарны ясауда нинди генә чималлар кулланмаганнар. Катыргы, фанера, пластмасс мичкәләр, тимер һәм хәтта келәмнәрне дә эшкә җиккәннәр.

Тамашачылар яңа өйләнешүче яшь парлар утырган Мәнәвез авылы мәдәният йорты чанасын аеруча истә калдырганнардыр диясе килә. Бу ел — Гаилә елы дип игълан ителде. Команда үзенең бәхетенә таба шуучы яшь парны күзаллау өчен бар фантазиясен җиккән иде.

Шактый зур аҗдаһалар бигрәк тә күп иде фестивальдә. Шулай булмыйча, алар бит быелгы елның чын хуҗалары.

Киеренке бәйгедән соң, җиңүчеләрне билгеләр вакыт та җитте. Самовар чанада шуган Ирекле мәдәният йорты командасы — «ЧанаФест — 24» фестиваленең иң төп призына гран-прига лаек булды. Мәнәвез, Карамалы мәдәният йортлары, Азнакайдагы 2 нче урта мәктәп, Актүбә бистәсе командалары — беренче; Сәпәй, Микулино, Благодатное авыл мәдәният йортлары командалары — икенче; Әсәй һәм Мөслим авыл мәдәният йорты, Азнакайдагы 8 нче урта мәктәп командалары өченче урынга лаек булдылар.

Фестиваль катнашучылар гына түгел, тамашачылар күңелендә дә онытылмас тәэсирләр калдырды. Балалар өчен дә күңелле уеннар оештырылган иде. Районыбыз артистларының җырлары һәм тәбрикләү сүзләре бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев