Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай шагыйрәсе Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде

Азнакайда яшәп иҗат итүче талантлы каләм иясе, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе җитәчесе Гөлчәчәк Садретдинова Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде

Садретдинова (Хаҗиева) Гөлчәчәк Әнәс кызы 1976 елның 8 мартында Бүләк авылында дөньяга килә. Мәктәптән соң Бөгелмә педагогия көллиятендә татар теле һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча белем ала, бухгалтерлык курсларын үзләштерә. Хезмәт юлын Азнакай районы “Яланкүл” колхозында бухгалтер буларак башлап җибәрә, аннан пассажир автотранспорты оешмасында эшли. Ә инде 2022 елның мартыннан ул Азнакай шәһәренең Үзәк китапханәсендә китапханәче булып эшли. 9 яшеннән иҗат утында янган Гөлчәчәк Садретдинова проза әсәрләре дә иҗат итә. Төрле елларда алты җыентыгы дөнья күрде.

Үзе дә җыр-моңга гашыйк якташыбыз шактый популяр җырлар авторы да.мУзган ел якташыбыз, шагыйрә Алинә Хисамиева да Язучылар берлегенә кабул ителгән иде. Кичә Казанда әдәби ел йомгакларынам багышланган җыелышта аларның икесенә дә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла таныклыклар тапшырды. Райондашларыбызга алга таба да иҗат уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев