Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай шагыйрәләре укучылар белән очрашты

Район балалар китапханәсендә Шигьрият көне уңаеннан “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары шәһәребезнең 9 нчы һәм 7 нче мәктәбе укучылары белән очрашты.

Кичәне китапханәче, үзе дә шагыйрә, бик күп популяр җырлар авторы Айгөл Вәлиуллина алып барды. Гөлчәчәк Садретдинова, Резеда Шәрипова, Нәсимә Фазлыева, Фәния Шәйхетдинова, Дания Хәсәнова, Әлфинур Галиева иҗат юллары белән таныштырдылар,шигырьләрен укыдылар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Кашапова җитәкчелегендә 7 нче мәктәптә укучылары үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр.

Оста гармунчы, шулай ук күңелдәге хисләрен шигырь юлларына салучы Сәрия Сәгъдинең гармун моңнары кичәнең үзгә бер бизәге булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев