Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Авылларда каз өмәсе башланды

Көз — кыш айлары — каз өмәләре вакыты. Бик еш булмаса да әле авылларда гөрләтеп каз өмәләре үткәрелеп тора.

Бу бәйрәмне үткәрү борынгыдан ук матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне хезмәттә күрсәтү чарасы булып торган. Авылларда, районыбызда гореф-гадәтләрне саклауның бер традициясе дә әле ул. 

Без дә Сәпәй авылында яшәүче Рәсим һәм Светлана Кашаповлар хуҗалыгында каз өмәсендә туган — тумачалар җыелдык. Күмәкләшеп эшләгәч барысы да җайлы, тиз барды. Казларны йолкып, эчләрен алып, аяк — башларын чистарту — өмәнең иң күңелле мизгеле булды. Чистарткан казларны көянтәгә асып, чишмә буена юл алдык.

Киләсе елда да хуҗаларның казлары уңсын дигән теләктә калабыз. 

Чишмә буеннан кайтуга тәмле бәлеш, каз мае белән майланган тәбикмәк, чәй көтә иде.


Фәнүзә Кашапова, Сәпәй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев