Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Алма бәйрәме – көз башы

Алма Спасы – уңыш җыю белән бәйле бәйрәм.


Христианнарда ул элек-электән иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе булган. Ул табигатькә көзне алып килә дип саналган. Бөтен авыл халкы, җыелып, кырга чыкканнар һәм җыр белән кояш баешын озатканнар. 
Шәһәребезнең Тарсус паркында әлеге бәйрәм уңаеннан бик күңелле кичә узды. Җирле ТОС әгъзалары алмадан төрле ризыклар да әзерләп алып килгәннәр. Күргәзмә табыны әлеге сый-хөрмәттән сыгылып, күз явын алып торды. Анда ни генә юк: алма бәлеше, коймагы, кайнатмасы, суы, таба ризыкларыннан тыш, милли бизәкле чиләкләрдә алманың да өч-дүрт төрлесе дә урын алган иде.
Мәдәният Үзәгенең үзешчән сәнгать артистлары бай эчтәлекле, матурт концерт күрсәттеләр. Бишенче балалар бакчасы коллективы ярдәме белән балалар өчен махсус уеннар һәм конкурслар оештырылган иде. Әлеге бәйрәм белән бәйле шигырьләр укылды, табышмаклар әйтелде, әйтемнәр искә алынды.
Алма спасы 19 август көнне үткәрелә. Христианнарда Алма, ягъни икенче Спас хакында төрле сынамышлар да бар. Ягъни: Икенче Спас нинди, январь шундый; Икенче Спас тун әзерләп куя; Икенче Спастан соң көзге культураларны чәч. Көн коры булса, көз дә коры булыр, яңгырлы булса, көз дә юеш булыр, аяз булса, кыш суык булыр, дигән халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев