Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Актүбәдә татар җыры фестиваль-конкурсы узды

Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йортында “Моңлы җыр” VII татар җыры фестиваль-конкурсы узды. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланды.

Конкурста бистәнең оешма, учреждениеләре иҗат коллективлары, аерым башкаручылар катнашты.

Җиңүчеләр “Ялгыз җыр” һәм “Вокаль ансамбль” номинацияләре буенча төрле яшь категорияләренә бүлеп билгеләнде. Ә “Тамашачы мәхәббәте” призына Актүбә сәхнәсе ветераны Әдип Гаязов лаек булды.

Мәдәният йорты директоры Лилия Фаздалова җиңүчеләрне тәрбикләп, бүләкләр тапшырды һәм барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Бистәбездә татар җырын яратучылар җитәрлек. Тамашчылар бу көнне якты тәэсирләр, ә артистлар аларның көчле алкышларын алдылар.

Альмира Галимханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев