Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Актүбәдә Нәүрүз бәйрәме гөрләде

Нәүрүз – “яңа көн” дигәнне аңлата.

Ул көнчыгыш календаре буенча Яңа ел башлануын белдерә. Нәүрүз – яз һәм дуслык бәйрәме, шуңа аны бездә дә көтеп алалар. Әлеге бәйрәм безнең Актүбә бистәсендә дә зурлап үткәрелде. Нәүрүз бәйрәменә килүчеләрне тәбрикләп, бистә башкарма комитет рәисе Илһам Мөхәммәтҗанов аларның һәрбарчасына изге теләкләрен җиткерде. 

Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыклы театральштерелгән тамаша әзерләгән иде. Бәйрәмдә катнашучылар җирле сәхнә йолдызларының һәр чыгышын да дәррәү алкышларга күмде. Әнә шулай барыбыз бергә уйнап-биеп күңел ачтык бу көнне.

Узган атнада Актүбәдә Май чабу – Масленица бәйрәмен дә шулай күңелле итеп билгеләп үттек. Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галеева да катнашты.

– Бистәбездә элек-электән төрле милләт һәм дин вәкилләре бердәм булып яши. Киләчәктә дә бер-беребезнең гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәрне уртак итеп, дустанә мөнәсәбәттә гомер итәргә язсын, – диде Роза Алмас кызы.

“Барс” спорт мәктәбе мәйданы – уен-көлке, җыр-биюдән гөрләсә, табыннар сый-нигъмәттән сыгылып торды.  Бәйрәмгә килгән һәркем коймак белән самовар чәе эчте.

Шунда ук чаңгычылар да осталыкта ярышты. Бу көнне “Иң яхшы Май чабу бәйрәме өстәле” бәйгесе дә оештырылган иде. Аларга бүләкләрне алуда бистә Советы депутаты Эльвир Хаҗиевның ярдәме зур булды.

Актүбәдә бер генә бәйрәм дә территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләреннән башка узмый. Май чабу карачкысын 1 нче ТОС рәисе Венера Миннегалиева әзерләгән булса, Бирлиант Садыйкова (2 нче ТОС рәисе) һәм аның активы, Әлфия Хәирова (3 нче ТОС), Хәниф Абдуллин ярдәме белән мул табыннар корылды. Бәйрәмнән һәркем шат кәеф белән китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев