Казанда Азнакай районы «Чатыр Тау кунак җыя» дигән зур мәдәни чара тәкъдим итә
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Казанда Азнакай районы «Чатыр Тау кунак җыя» дигән зур мәдәни чара тәкъдим итә

Әлеге чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» дигән конкурс- фестиваль кысаларында Ленин исемендәге мәдәният сараенда уза.

Фойеда кул эшләре, аш-су күргәзмәләре, остаханәләр, диаспоралар аланы эшли.

Сәхнәдә якташ күренекле артистлар һәм район сәнгать осталары концерт бирәчәк.


Нет комментариев