Республика бәйгесе иң яхшы шәҗәрәләрне билгели
Үз нәселегезнең тарихы һәм традицияләре турында сөйлисе, гаилә әгъзалары белән таныштырасы, матур хатирәләр һәм истәлекләр белән уртаклашасыгыз киләме? Республикакүләм «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» бәйге-фестивалендә катнашырга әзерләнә башлагыз! Аның район этабы 6 февральдә үтәчәк.
Бәйгенең муниципаль этабында җиңүчеләр 50 мең сум, икенче һәм өченче урыннарны алучылар 40 һәм 30 мең сум акча белән бүләкләнәчәк.
Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 7-24-86 (архив бүлеге).
Нет комментариев