Азнакай Мәдәният йортында узган «Азнакай гүзәле» бәйгесендә 6 конкурсант катнашты.
Алар визиткаларын, җыр-биюгә, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, дефеле буенча бәйге тоттылар. Бәйгедә кызларның тышкы матурлыклары гына түгел, эчке, рухи байлыклары да чагылыш табарга тиеш иде. Кызларның барысы да чибәрләр, уңганнар, булганнар, белемлеләр дә... Әмма бәйге бәйге инде ул. Аның үз кагыйдәләре, җиңүче булырга тиеш. «Азнакай гүзәле» титулына кем лаек булды?
Бу хакта тулырак мәкаләне «Маяк» газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.
Нет комментариев