Азнакай шәһәренең 5 нче урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Данила Смирнов экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урын яулады.
Данила тирән белемнәрен, эрудициясен һәм стандарт булмаган фикер йөртә белүен күрсәтеп, илнең иң яхшы яшь экологларының берсе статусына ия булды.
Укытучысы - Светлана Шәфыйгуллина.
Нет комментариев