Коронавирус инфекциясе аркасында илдә туган хәл уңаеннан Россия Мәгариф министрлыгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру вакытын күчерү турында карар кабул итте, дип хәбәр итә www.rbc.ru.
Шулай итеп, бердәм дәүләт имтиханнары 8 июньнән башланачак. Ә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар 9 июньнән имтихан тотачак.
Хәзергесе вакытта Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор тарафыннан боерыклар проекты әзерләнә. Имтиханнарның яңа расписаниесе проекты якын көннәрдә мәгариф идарәләренең төбәк органнарына юлланачак.
Фото: редакция архивыннан
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев