Азнакайда робототехника буенча муниципаль ярышлар узды
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда робототехника буенча муниципаль ярышлар узды

Анда 6 мәгариф учреждениесеннән 31 укучы үз сәләтен күрсәтте.

Язгы каникул чорында Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә робототехника буенча муниципаль ярышлар узды. Анда шәһәребезнең 5, 8 нче, Җиңү бистәсе, Чалпы мәктәпләреннән һәм Балалар иҗаты үзәге түгәрәгеннән 31 укучы катнашты.

Яшь белгечләр үзләре ясаган роботлар белән 3 категориядә: “Кара линия буенча йөрү”, “Автоном сумо”, “Дистанцион сумо” төрләрендә ярыштылар.

Һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм аларга бүләкләр тапшырылды.

Рузилә ГАБДРАХМАНОВА

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев