Азнакайда иң яхшы башлангыч сыйныф укучысын билгеләделәр
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда иң яхшы башлангыч сыйныф укучысын билгеләделәр

Азнакай шәһәре гимназиясе базасында “Иң яхшы башлангыч сыйныф укучысы” муниципаль бәйгесе узды.

Финал турында 7 дүртенче сыйныф укучысы катнашты. Алар аң-белемнәре ягыннан гына түгел, иҗади сәләтләре буенча да көч сынаштылар. Ярдәмгә сыйныфташлары да килде.

Жюри бәяләмәсе буенча, 2021 елның иң яхшы башлангыч сыйныф укучысы дип Ридель Кәлимуллин табылды. Ул 5 нче урта мәктәптә белем ала. Укытучысы Татьяна Ануфриева – тәҗрибәле, югары стажлы педагог. Аның укучылары төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда да җиңү яулыйлар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев