Шәһәребезнең 21 нче “Сандугач” балалар бакчасында “Бергә адым” проекты кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды.
Анда ЗАГС бүлеге начальнигы Айгөл Хәсәнова, әти-әниләр катнашты. «Бар да гаиләдән башлана» дигән түгәрәк өстәлдә кунаклар гаилә кыйммәтләре, бала тәрбияләү серләре хакында сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.
Укытучы-логопед Миләүшә Әхмәтгалиева әти-әниләрне мәхәббәтне саклаучы “Аерылгысызлар” курчагын ясарга өйрәтте.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев