Татарстан Варислары Берлеге балалар иҗтимагый оешмасы төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә бәйрәм узды.
Чарада шәһәр һәм Чалпы, Тымытык, Кәкре Елга урта мәктәпләреннән 5 нче сыйныф укучылар катнашты. Алар барысы да тантаналы төстә берлеккә кабул ителделәр.
Чара уенар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
– Татарстан Варислары Берлеге пионер хәрәкәте традицияләрен дәвам итә, – ди мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Зөлфия Зарипова.
Нет комментариев