Азнакай районы балалар китапханәсендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган чара узды.
Балалар биредә урнашкан “Татар ызбасы серләре” мини-музее белән таныштылар. Китапханәчеләр аларга халкыбызның көнкүреш әйберләре, кул эшләре, тормышы, йолалары белән таныштырдылар.
Татар халкының көнкүрешенә багышланган табышмаклар чишү, мәкальләрне искә төшерү, тизәйткечләр ярышы чарага зур җанлылык өстәде.
Ә чара ахырында китапханчеләр балаларга Рәфис Корбанның “Куркуын җиңгән куян” әкиятеннән өзек тә күрсәттеләр.
Нет комментариев