Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2026» кысаларында уздырылган республика конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Җиңүчеләр һәм призерлар арасында Азнакай укучылары һәм укытучылары да бар иде.
Бу көнне республика җитәкчелегеннән Лилия Гәрәева (гимназия),
Галина Лобанова, Әдилә Нәфыйкова (6 нчы мәктәп), Рузалия Кашапова (9 нчы мәктәп) котлаулар кабул итте.
Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Нет комментариев