Азнакай районында “Ел укытучысы-22” конкурсының муниципаль этабы башланды.
Анда быел 19 укытучы катнаша.
“Беренче көнне укытучылар ачык дәресләр бирделәр. Аннан соң мастер-класс, класс сәгате барышын күрсәтәчәкләр һәм җитәкчеләр катнашында түгәрәк өстәл узачак, – диде мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Мотыйгуллина.
Җиңүчеләр зона турында районыбыз данын яклаячак.
Нет комментариев