Азнакай шәһәренең “Рябинка” балалар бакчасы әлеге темага багышланган зона семинарында Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Сарман, Мөслим педагоглары катнашты.
Алар балалар бакчаларында театр эшчәнлеге буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мастер-класс бирделәр.
“Театр аша балаларның сөйләм телен үстерү, сәләтләрен ачу җиңелрәк. Белемнең уен формасында җиткерелүе дә телне үзләштерүдә җиңеллек тудыра”, – ди мәгариф идарәсе методисты Эльвира Сәитова.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев