Азнакайда Географик диктантны 500 дән артык кеше язды
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда Географик диктантны 500 дән артык кеше язды

Акциядә теләгән һәркем катнаша алды.

«Рус географик җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый оештасы башлангычы белән уздырылган диктантның төп максаты  – халыкның географик белем дәрәҗәсен бәяләү, география фәненә кызыксыну уяту.

Әлеге акциядән азнакайлылар да читтә калмыйлар. Быел анда 500 дән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә бар иде.

«Диктант тәмамлангач, барлык катнашучыларга таныклыклар тапшырылды, ә үз нәтиҗәләреңне Диктант сайтында (dictant.rgo.ru) 21 декабрьдән соң табарга мөмкин. Моның өчен бланкның идентификация номерын кертергә кирәк булачак», – ди мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев