Казан шәһәрендә белем бирү оешмалары һәм якшәмбе мәктәпләренең туган телләре укытучыларының Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Әлеге бәйгедә Азнакай гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Чулпан Рәфәт кызы гран-прига лаек булды!
«Чулпан Рәфәт кызының тырышлыгы, осталыгы һәм туган телгә мәхәббәте яңа буынга үрнәк булып тора. Милләтебез өчен горурлык һәм киләчәккә өмет уяту – безнең төп максатыбыз. Чулпан Рәфәт кызына алдагы эшендә уңышлар телибез! Әфәрин!» – ди мәгариф идарәсе методисты Гөлия Зарипова.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев