Азнакай укучылары халыкара олимпиадада югары нәтиҗәләр күрсәтте
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучылары халыкара олимпиадада югары нәтиҗәләр күрсәтте

Югары нефть мәктәбендә В.Н. Матвеев исемендәге Халыкара олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге олимпиада – инженерлык, техник һәм табигый фәннәр өлкәсендә белем алучы укучылар һәм студентлар өчен мөһим интеллектуаль мәйданчык булып тора.

Олимпиада Россия генә түгел, ә чит илләрдән дә катнашучыларны җыйды.

Азнакай районы укучылары да бу олимпиадада актив катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтте. Геология фәне буенча Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбе укучысы Яркова Александра җиңүче булды. Шулай ук Есипова Елизавета һәм Хәминова Валерия призлы урыннар яулады.

Җәмгыять белеме буенча 9 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы укучысы Камаева Рәзилә призер булды. Физика буенча 7 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Тимур Кариев җиңү яулады.


Нет комментариев