Азнакай мәктәпләрендә иминлек чараларына багышланган киңәшмә узды
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай мәктәпләрендә иминлек чараларына багышланган киңәшмә узды

Яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәп директорлары һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән очрашу узды.

Киңәшмәдә профилактика эшләре, бәлигъ булмаган балалар эшләре бүлекчәсе, росгвардия, мәгариф идарәсе вәкилләре доклад белән чыгыш ясадылар. Сүз балалар иминлеге, аларны куркынычсыз уку процессы белән тәэмин итү хакында барды. 
Сыйныф җитәкчеләре, тәрбия эшләре җитәкчеләре алдында һәр укучы белән аерым эшләү, үз-үзен шикле тоткан үсмер балаларга тиешле игътибар бирү, катлаулы хәлләр турында үзвакытында хәбәр итү һәм профилактика эшләре алып бару бурычы билгеләнде.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев