Реклама
Азнакайда төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларга муниципаль район башлыгы гранты тапшырылды.
Тантанага мәктәп укучылары, ата-аналар һәм аларны зур җиңүләргә этәргән укытучылар да катнашты.
– Бишлегә генә уку һәм олимпиадада җиңү – ул зур хезмәт. Сез Азнакаебызның данын яклыйсыз, без сезнең белән горурланабыз. Балаларга үсәргә канат куйган ата-аналарга, тирән белем биргән укытучыларга аерым рәхмәтемне белдерәм. Алга таба һәрберегезгә уңышлар, яңа җиңүләр телим, – диде Марсель Шәйдуллин укучыларга грантлар тапшырып.
Быелгы уку елында төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында катнашып, 34 укучы җиңүгә ирешкән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз