Зөбәрҗәт туегыз белән!
Азнакайда яшәүче кадерле әниебез Гөлчәчәк Гәрәй кызы һәм әтиебез Әнвәр Галимҗан улы Сибгатуллиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр.
Тату гаилә үрнәге булып, күпләр сокланырлык гомер кичергән әти-әниебезне олуг бәйрәмнәре белән котлап, исәнлек-саулык, тигез картлык, бәхетле һәм игелекле гомер телибез. Безне үзегезгә лаек алмаш итеп үстереп, бүген дә хәер-фатихагыздан аермый, изге догаларыгыз белән булышып яшәгәнегез өчен рәхмәт!
Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, оныкларыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев