Азнакаево
  • Рус Тат
  • Юбилеең котлы булсын!

    Кадерле сеңлебез, туганыбыз, якын кешебез Фәттахова Әлфия Марат кызын 60 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез.

    Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Киләчәктә дә шундый көчле рухлы, киң күңелле, зур йөрәкле, кешелекле, ярдәмчел, мәрхәмәтле булып кал.

     

    Гомерне бит еллар билгеләми,

    Яшәү дәрте булсын күңелдә.

    Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

    Юлдаш булсын сиңа гомергә.

     

    Иң изге теләкләр белән: Фәндәс абыең, Сәрия апаң һәм безнең балалар

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: