Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Йөрәк сүзе – йөрәккә!

Җәлилова Ландыш Мәхәсим кызын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Туйкәдә туып-үскән, хәзерге вакытта Азнакайда яшәүче кадерле кешебез – әниебез, әбиебез Җәлилова Ландыш Мәхәсим кызы 8 февральдә туган көнен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле әниебез, әбиебез, сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын,шатлыкның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне балалар сәламәтлеге өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелең яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Иң изге теләкләр белән: ирең Тәлгать, кызларың Гөлназ, Лилия, Алина, кияүләрең Артур, Фәнил, оныкларың Алиса, Диана, Данис

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев