Азнакай шәһәрендә туган, бүгенге көндә дә Азнакайда яшәүче хөрмәтлебез – әнием, тормыш иптәшем, күршебез Фәттахова Гөлсинә Гыйззәт кызының 29 ноябрьдә 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине олы бәйрәмең белән тәбриклибез. Сиңа тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы телибез.
Уйлама син картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәттә үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Зур хөрмәт белән: улың Радик, тормыш иптәшең Фәндәт, күршеләрең Нәсимә, Лениза
Фото https://pixabay.com
Нет комментариев