Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!

Шәйхулова Нәҗибә Галимҗан кызын юбилее белән котлыйбыз!

Зур Сукаеш авылында гомер итүче иң якын, иң хөрмәтле әниебез Шәйхулова Нәҗибә Галимҗан кызын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Әни безнең өчен иң кадерле, олы зат. Ул – әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар кичергән кеше. Ул – һәр көнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәктә өмет, ныклык, таяныч булучы үрнәк. Ул бар туганнарны, кияү-киленнәрне, балаларны, оныкларны бер өстәл янында туплаучы. Бар гүзәл сыйфатларны үзенә туплаган: игелекле, миһербанлы, көчле рухлы, юмарт, сабыр кеше. Гомеренең 33 елын «Тырыш» колхозында баш бухгалтер булып эшләде. Хәзерге көндә авылыбызның ветераннар советы рәисе вазифасын башкара. Кадерлебез, сиңа алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, күңел көрлеге белән, кадер-хөрмәттә, бәхетле, мул тормышта әти белән тигез яшәргә язсын.

Теләкләрнең бары изгесен, яктысын чын күңелдән сиңа балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың юллый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев