Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе –сиңа!

Костанай шәһәрендә туып, Тымытык авылында үскән, хәзерге вакытта Азнакай шәһәренең Яңа юл бистәсендә, үзе төзеп кергән йортта әниебез Галия белән тигезлектә гомер итүче безнең өчен бик кадерле әтиебез, бабабыз Хәкимов Илхам Хатыйп улының 1 февральдә олы юбилее - 80 яшь тула.

Кадерлебез, без сиңа күңелебездәге иң изге теләкләрне юллыйбыз. Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, әни белән тигезлектә, безнең һәм оныкларның тормышына куанып-шатланып яшәвеңне телибез!

Ул бик яшьли сугыш афәте аркасында әтисез үсеп, тормыш арбасын бик иртә тарта башлый. 7 нче сыйныфны бетерү белән, колхозда эшләп, урта белемне кичке мәктәптә тәмамлый, шоферлар курсларында укып, 18 яшеннән шофер булып эшли башлый. 1965 елдан Азнакай ПАТПсында 38 ел ару-талусыз фикадарь хезмәт куя. Әтиебезне эшендә бик яраталар, хөрмәт итәләр, чөнки ул намусы кушканча гадел хезмәт итә. Әтиебезнең хезмәте мактауларга, грамоталарга, хезмәт ударнигы билгеләренә күп тапкыр лаек була. 1981 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. Республикабызның һәм шәһәребезнең мактау тактасында фотосурәте күп еллар башкаларга үрнәк булып тора.

Гаилә тормышында да бик нык терәк булып, тырышып тормыш итә, безне – балаларын укытып, олы тормыш юлына бастырырга булыша, хәзерге вакытта да кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Әтиебез мактауга лаеклы гаилә башлыгы булып, үрнәк күрсәтеп яши. Әти, без синең белән бик горурланабыз, рәхмәтле булып яшибез!

Хөрмәтле Әтиебез! Һәрчак шулай шат күңелле, юмарт, бәхетле бул! Олы юбилеең мөбарәк булсын, озын сәламәт гомер, шатлык-куанычлар һәрдаим озата барсын сине. Әниебез белән парлы, тигез, бәрәкәтле гомер итеп, безне озак еллар куандырып яшәгез!

 

Әтиебезнең тырыш куллары

Көрәп куя карлы юлларны.

Ул булганга җылы өебез,

Ул булганга рәхәт яшибез.

Әтиебезнең алтын куллары

Җәйләрендә чаба печәнен.

Ул булганга безнең табыннар

Көтеп тора сыйлар пешкәнен.

Әтиебезнең алтын куллары,

Имин булсын йөрер юллары.

“Әти!” - диеп әйтү мең рәхәт,

Син булганга безгә бик рәхәт!

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Галия, балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев