Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!

Хәертдинов Альберт Ибраһим улын котлыйбыз!

  Кәкре Елга авылында гомер итүче кадерле, яраткан тормыш иптәшем, абыебыз, кодабыз Хәертдинов Альберт Ибраһим улына 1 мартта 80 яшь тула. Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә якыннарыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, Рита апа белән тигез, хәерле, тыныч тормышта гомер итүегезне телибез! Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Иртә таңда чыккан кояшКөн дә бәхет китерсен.

Матур булсын синең тормыш юлың,

Кайгы җиле бер дә төшмәсен.

Юбилееңда изге, матур хисләр

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез чын күңелдән

Барыбыз да бергә кушылып.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рита, апайларың Нурия, Ләйсән-Радик, Әнвәр, кодагыең Рима, Тәлгать-Фәридә, Өлфәт-Гөлнур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев